Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 27 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Волков рәислегендә селектор киңәшмәсе узды. Очрашуның максаты – Россия Федерациясендә селекцияләүне, бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкчылыгын үстерүгә юнәлдерелгән беренчел чараларны билгеләү.
Киңәшмәдә төбәкләрнең АПК идарәләре җитәкчеләре, фәнни оешмаларның һәм алдынгы фәнни-тикшеренү учреждениеләренең федераль агентлыгы вәкилләре, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, шулай ук башселекция үзәкләре һәм орлыкчылык предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңшәмәдә селекцияләү, бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкчылыгы өлкәсен федераль һәм төбәк дәрәҗәләрдә норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды, шулай ук әлеге юнәлешләргә дәүләт ярдәме чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев, үзебезнең селекция-орлыклычык компанияләренең югары сортлары һәм гибридлары була торып, алар үз уңышларын җитештерүдә куллану буенча маркетинг сәясәтен бик сүлпән алып баралар, шулай ук авыр финанс хәле һәм бүгенге техник чараларның һәм җайланмаларның кыйммәт булуы аркасында орлыкчылыкның 70-80нче еллардан бирле яңартылмаган һәм бүгенге көнгә искергән матди-техник базасы үзебезнең орлыкларның сыйфатын читтән кергәннәргә караганда начарайтуга китерә, дип билгеләп үтте.
Киңәшмә йомгаклары буенча министр урынбасары Андрей Волков профильле Департаментка, башка кызыксынучы тармак учреждениеләре һәи оешмалары белән бергәләп, селекцияләүне, бөртекле һәм кузаклы культуралар, кукурузны да кертеп, орлыкчылыгын үстерү чаралары планын әзерләү буенча йөкләмә бирде. Шулай ук төбәкләргә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне югары сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итү максатында, селекцияләүне һәм орлыкчылыкны үстерү буенча киңәшмәләр уздырырга тәкъдим ителде.