Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең матурлыгы сездә – хатын-кызларда. Сезгә хас булган күркәм сыйфатлар: сөйкемлелек һәм ягымлылык, игелеклелек һәм кайгыртучанлык табигатькә ямь, күңелләргә дәрт, яңа үрләр яуларга көч-куәт өсти, җанга тынычлык бирә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры МаратӘхмәтов төрле елларда республикабызның АПК тармакларындафидакарь хезмәт иткән хатын-кыз ветераннарны беренче яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә 2013 елның ноябреннән башлап факультетлар деканатлары белән берлектә Югары уку йортына кадәрге белем бирү һәм эшкә урнаштыру үзәге тарафыннан муниципаль районнар башлыклары, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән 32 очрашу үткәрелде.
14-16 мартта Казанда Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыены булачак.
Җыен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан чакырыла.
«Авылдаш» проекты кысаларында 28 февраль - 2 март көннәрендә Бөгелмә муниципаль районында авыл яшьләренең туристлык слеты булды. А. Д. Губин ис. ял базасына Бөгелмә, Баулы, Лениногорск муниципаль районнарыннан, шулай ук Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 50ләп яшьләр килде.
18-20 мартта “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Энергетика. Ресурсларны саклау» 15 нче Халыкара махсуслашырылган күргәзмә узачак.
Күргәзмәне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге, Казан Мэриясе, “Казан ярминкәсе” ААҖ оештыралар.
Оператив күрсәткечләр буенча бүгенге көнгә язгы кыр эшләренә 81% трактор, 90% чәчкеч, 69% чәчү комплексы, 91% культиватор әзерләнгән.
Язгы кыр эшләренә барлыгы 10000 бер. тракторны чыгару планлаштырыла, шул исәптән 1500 бер. энергия белән тәэмин ителгәнен, 556 бер. чәчү комплексы, 5000 бер. чәчкеч, 6000 бер. культиватор.
Кичә Кукмара муниципаль районының Янил авылында модульле участок ветеринария пунктлары төзү программасы буенча төзелгән чираттагы ветеринария участогын ачу тантанасы булды.
ТИПКАның (Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының) хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәгендә Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”неңТатарстан Республикасы буенча район инспекторлары, Казан кооператив техникумы, “Җидегән чишмә” АФ ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында сөт һәм сөт продукциясе иминлеген техник җайга салу мәсьәләләребуенча эшче төркем утырышы будлды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның сөт продуктларындагы аксым күләменә карата таләпләрне арттыруның зарурлыгы турындагы йөкләмәләрен үтәү турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Росстандартның, Ростехнадзорның профильле департаментлары җитәкчеләре һәм белгечләре, Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге вәкилләре, министрлык тарафыннан расланган эшче төркем әгъзалары катнашты.