Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

Оператив күрсәткечләр буенча бүгенге көнгә язгы кыр эшләренә 81% трактор, 90% чәчкеч, 69% чәчү комплексы, 91% культиватор әзерләнгән.

Язгы кыр эшләренә барлыгы 10000 бер. тракторны чыгару планлаштырыла, шул исәптән 1500 бер. энергия белән тәэмин ителгәнен, 556 бер. чәчү комплексы, 5000 бер. чәчкеч, 6000 бер. культиватор.

Тагылмалы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау Актаныш, Буа, Мамадыш һәм Нурлат муниципаль районнарында төгәлләнү дәрәҗәсендә.

Чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының төп куәтен язгы кыр эшләренә әзерләүне 1 апрельгә төгәлләргә кирәк.

Тагын бер әһәмиятле тема – чәчү комплексын чәчүне тикшереп тору системалары белән комплектлаштыру. Язгы кыр эшләре чорында бөтен авырлык 556 киң тәртәле чәчү комплексына төшәчәк. Шулардан 300 бер. чәчүне тикшереп тору системалары белән җиһазландырылган, 256сына җайланмаларны урнаштырырга кирәк.

Агымдагы елның 1 яртыеллыгына ташламалы ягулык күләме 80 мең тонна тәшкил итә, районнар буенча лимитлар бүленгән. Аларны хуҗалыкларга бүлүне һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан алдан түләүне вакытында башкаруны тәэмин итәргә кирәк була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International