ТИПКАның (Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының) хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәгендә Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”неңТатарстан Республикасы буенча район инспекторлары, Казан кооператив техникумы, “Җидегән чишмә” АФ ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды.
Тыңлаучылар каршында ТР Хезмәтне саклау буенча дәүләт инспекциясенең АПК буенча баш инспекторы Фәрит Әхмәдуллин, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциациясе рәисе Фәнил Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторының I разрядлы өлкән белгече Айсылу Нигъмәтуллина,Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе әйдәүче белгечләре һ.б.лар чыгыш ясады.
Укулар барышында хезмәтне саклау өлкәсендәге законнар һәм норматив хокукый актлар, хезмәтне саклау өлкәсендәге хезмәткәрләрнең һәм эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, үсемлекчелек, терлекчелек эшләрен башкарганда, техника ремонтлаганда һәм аңа хезмәт күрсәткәндә хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше, хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтү,шифаханә-курорт, дәвалау-профилактикалау, санитария-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре каралды.
Укулар тәмалангач, тыңлаучыларга таныклыклар бирелде.