Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында сөт һәм сөт продукциясе иминлеген техник җайга салу мәсьәләләребуенча эшче төркем утырышы будлды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның сөт продуктларындагы аксым күләменә карата таләпләрне арттыруның зарурлыгы турындагы йөкләмәләрен үтәү турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Росстандартның, Ростехнадзорның профильле департаментлары җитәкчеләре һәм белгечләре, Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге вәкилләре, министрлык тарафыннан расланган эшче төркем әгъзалары катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм токым эше департаменты директоры Владимир Лабинов үз чыгышында 2013 елда субсидияләнгән һәм сатылган сөт сыйфатының төбәкләр биргән күрсәткечләренә федераль аграр ведомство тарафыннан анализ ясалуын билгеләп үтте.
Алынган күрсәткечләрдән чыгып, шуны әйтергә була, Россия Федерациясе буенча сөттәге уртача аксым күләме 3,09% тәшкил итә. Федерациянең 18 субъектында югары һәм беренче сортлы сөттәге аксым күләме 3,15% һәм аннан да күбрәк. Мәсәлән, Владимир өлкәсендә (3,31%), Краснодар краенда (3,2%), Карачай-Черкес Республикасында (3,2%) һәм Липецк өлкәсендә (3,2%). Шулай итеп, эшкәртелмәгән сөттә аксым 3,1% булса да, технологик югалтулар аркасында нәтиҗәдә аның күләме 2,8% кала, бу исә корректоровкалауны таләп итә.
Шуңа бәйле рәвештә, сөт продуктларындагы аксым күләмен арттыру өчен объектив зарурлык бар. Бу сөт базарын үстерергә ярдәм итәчәк, сөт җитештерүчеләр өчен уңайрак шартлар тудырачак, шулай ук сөт продуктларының туклыклылык кыйммәтен арттырырга мөмкинлек тудырачак.
Киңәшмәдә катнашучылар сөт продуктларындагы аксым күләме буенча таләпләрнең зарурлыгы хакында, кайбер субъектларда җитештерелә торган сөттәге аксымның түбән булу сәбәпләре һәм аны арттыру юллары турында фикер алыштылар.
Кайбер чыгыш ясаучылар мондый таләпләр куюның вакытсыз булуы турында әйттеләр, алар моны бүгенге көндә сөт базарының эшкәртелмәгән сөткә кытлык кичерүе белән аңлаталар.
Утырышта катнашучыларның күпчелеге Таможня берлегенең техник регламентында сөт продуктларындагы аксым күләменә карата таләпләрне арттыруны хупладылар, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.