12 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булды, анда туфракны саклау һәм җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды.
Нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Мелиорация департаменты директоры вазыйфасын башкаручы Даниил Путятин җитәкчелегендә “Россия Федерациясенең аерым закон актларына җирләрне мелиорацияләү мөнәсәбәтләрен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проектын эшләүнең барышы хакында фикер алышу буенча эшче киңәшмә узды.
"Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты" исемен Югары һөнәри белем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры, ветеринария фәннәре докторы, профессор Галимҗан Кәбировка, шул ук югары уку йортының кафедра мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор Азат Алимовка, шулай ук кафедра мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор Марс Алиевка; Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Бөтенроссия кошчылык фәнни-тикшеренү һәм технологик институты дәүләт фәнни учреждениесенең әйдәүче фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Елена Андриановага, “АНТ” ҖЧҖнең фән буенча директор урынбасары, химик фәннәр кандидаты Лилия Әхмәтовага, “АНТ” ҖЧҖ директоры, медицинафәннәре кандидаты Җәлил Сибгәтуллинга, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Смена” селекция-генетика үзәге нәселле кошчылык заводы федераль дәүләт унитар предприятиесе директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Дмитрий Ефимовка бирделәр.
Бүген өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә (ТИПКАда) Татарстан Республикасы муниципаль районнарының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары өчен “Дәүләт һәм муниципаль идарә” программасы буенча укулар башланды.
Саба муниципаль районыннан Рушан Миңнегулов Кышкы Паралимпия уеннары Чемпионы булды, ул классик стильдә баскан килеш 20 км чаңгы ярышында беренче килеп, алтын медаль алды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек чалу пунктларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хсаметдинов, Ветеринария һәм санитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасыидарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәтрахманов һәм башкалар катнашты.
Иртәгә, 12 мартта, Кукмара муниципаль районында “Токым хуҗалыкларының 2013 елгы эшенә йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар” темасына киңәшмә узачак.
Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашыр дип көтелә.
Токымлы менге (атланып йөри торган) атларда Россия Федерациясе Президенты призына ат чабышларына әзерләнү башланды. Чара ел саен Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 29 гыйнварындагы 39-рп номерлы Күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең матурлыгы сездә – хатын-кызларда. Сезгә хас булган күркәм сыйфатлар: сөйкемлелек һәм ягымлылык, игелеклелек һәм кайгыртучанлык табигатькә ямь, күңелләргә дәрт, яңа үрләр яуларга көч-куәт өсти, җанга тынычлык бирә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры МаратӘхмәтов төрле елларда республикабызның АПК тармакларындафидакарь хезмәт иткән хатын-кыз ветераннарны беренче яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.