«Энергетика. Ресурсларны саклау» 15 нче Халыкара махсуслашырылган күргәзмә

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

18-20 мартта “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Энергетика. Ресурсларны саклау» 15 нче Халыкара махсуслашырылган күргәзмә узачак.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге, Казан Мэриясе, “Казан ярминкәсе” ААҖ оештыралар.

Күргәзмә барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “2010-2015 елларга һәм киләчәктә 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру” озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру турында утырышы һәм “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту” XIV халыкара симпозиумы үткәреләчәк.

Күргәзмә төрле сәнәгать тармаклары предприятиеләрендә энергиянең нәтиҗәлелеген бирә торган һәм ресурсларны саклау технологияләрен һәм җайланмаларын гамәлгә кертү, тармакның динамикалы үсешенә ярдәм итә торган төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, шулай ук энергетика җайланмаларын сату буенча төбәк базарларны киңәйтү, техник яңалыкларны күрсәтү, үзебезнең һәм чит ил җитештерүчеләренең тәҗрибәсен алмашу максатларында оештырыла.

Күргәзмә кысаларында “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту” республика конкурсына, “2010-2015 елларга һәм киләчәктә 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру” озак сроклы максатчан программасын үтәү буенча, “2010-2015 елларга һәм киләчәктә 2020 елга кадәрТатарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген арттыру” озак сроклы максатчан программасын пропагандалау буенча массакүләм мәгълүмат чаралары арасында республика конкурсына, “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту” фәнни-техник проектлары буенча I республика яшьләр конкурсына рәсми йомгаклар ясалачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Шулай ук “Энергиянең нәтиҗәлелеген арттыруда комплекслы энергосервисның роле”, “ТКХ базарында катнашучылар арасында үзара хезмәттәшлекнең ачык булуы - энергиянең нәтиҗәлелеген арттыруга юл” темаларына киңәшмәләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак.

2012 елгы күргәзмәдә Россия Федерациясенең 23 төбәгеннән 175 компания һәм 8 чит ил: Австрия, Англия, Бельгия, Германия, Дания, Испания, Китай, Нидерланд фирмаларыннан вәкилләр катнашкан иде. Күргәзмәгә 3 көн эчендә 6874 кеше килде. Болар, гадәттәгечә, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия республикалары; Киров, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Саратов, Самара, Ульяновск өлкәләре һәм Россиянең башка төбәкләре министрлыклары, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International