Экология комитеты утырышында Татарстанда җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

12 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булды, анда туфракны саклау һәм җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды.

Нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул җир законнарының физик затлар тарафыннан да, юридик затлар тарафыннан да һәркайда бозылуын әйтеп китте. Тикшерүләр барышында пестицидлар һәм агрохимикатлар белән, шулай ук кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу, авыл хуҗалыгы җирләреннән турыдан-туры билгеләнешендә файдаланмау нәтиҗәсендә туфракның уңдырышлы катламының бозылуы ачыкланганын да әйтеп узды ул..

200 мең гектардан артык җирнең хуҗасы юк, ә 60 мең га җир бөтенләй эшкәртелми. Ул, бу факторлар авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өлкәсендә алынырга тиешле табышны киметәләр, ә бит шул ук вакытта күрше республикаларда хәл башкачарак тора, диде. Мондый хәлнең төп сәбәпләреннән берсе дәүләт мониторингын тиешле дәрәҗәдә алып бармау дип әйтеп була. Мониторингка җирләр торышының үзгәрешен вакытында ачыклау, бу үзгәрешләрне бәяләү, тискәре процессларны булдырмау һәм аларның ихтимал нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү керергә тиеш. Авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылык күрсәткечләрен үзгәртүгә бәйле икътисадый кызыксындыру һәм штраф санкцияләренең механизмы булмау, шулай ук агротехник, гидротехник һәм эрозиягә каршы чараларны финанслауның чикләнгән булуы да югарыда күрсәтелгән факторларның төп сәбәпләренә керә.

Туфракны саклауның экологик иминлеген һәм җирләрдән нәтиҗәле файдалануны яхшырту максатында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләреннән намуссыз файдаланган милекчеләр һәм аларны арендалаучылар өчен җаваплылык чараларын, су саклау зоналары чикләрен һәм су объектларының яр буе саклау полосаларын билгеләү эшләрен федераль бюджет акчалары исәбенә башкаруны күздә тота торган “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын эшләргә тәкъдим ителде. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирләрдән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән комплекслы республика максатчан программасын эшләргә һәм расларга, Татарстан Республикасы бюджетында шул программаны гамәлгә ашыруга кирәкле акчаларны күздә тотарга, җир ресурсларын саклау өлкәсендә вакытында күзәтчелек итүне тәэмин итәргә, җирләрнең торышы турындагы мәгълүматны үз эченә алган туфрак паспортын эшләргә, шулай ук җирләрнең пычрануын күзәтеп бармаучыларга һәм чаралар күрмәүчеләргә зур салым билгеләргә тәкъдим ителде. 
Комитет утырышында шулай ук кайбер Татарстан Республикасы законнарын федеральзаконнарга яраклаштыруга юнәлдерелгән закон проектлары да каралды, дип хәбәр итәТатарстан Республикасы Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International