Федераль закон проекты буенча фикерләшү

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Мелиорация департаменты директоры вазыйфасын башкаручы Даниил Путятин җитәкчелегендә “Россия Федерациясенең аерым закон актларына җирләрне мелиорацияләү мөнәсәбәтләрен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проектын эшләүнең барышы хакында фикер алышу буенча эшче киңәшмә узды.

Анда шулай ук Хокукый тәэмин итү департаменты һәм Җир сәясәте, мөлкәти мөнәсәбәтләр һәм федераль аграр ведомствоның дәүләт милке департаменты вәкилләре дә катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы адресына Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Финанс министрлыгы тарафыннан закон проектына җибәрелгән тәкъдимнәрне карадылар. Аерым алганда, алар әлеге документ белән кертелә торган «мелиорация зонасы» төшенчәсенә, аны билгеләү һәм үзгәртү үзенчәлекләрен җайга салу, шулай ук мелиорацияләнә торган (мелиорацияләнгән) җирләрдә элемтә линияләрен, электр үткәрү, торбаүткәргечләр, юллар һәм башка объектлартөзү, капиталь ремонтлау һәм эксплуатацияләү турындагы нигезләмәләргә кагыла.

Закон проекты эшләп беткәч федераль аграр ведомство тарафыннан Россия Хөкүмәтенә кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, закон проекты белән «паспорт» һәм «паспортлаштыру», «мелиорация системаларын һәм аерым урнашкан гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү» кебек төшенчәләрне кертергә тәкъдим ителә. Башка закон актларында каралган таләпләр дә тулырак чагылдырыла - мелиорация системаларын һәм аерым урнашкан гидротехник корылмаларны төзегәндә, эксплуатацияләгәндә һәм реконструкцияләгәндә барлыкка килә торган үзара мөнәсәбәтләр («Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент хакында» Федераль закон) камилләштерелгән.

Мелиорация системаларын һәм аерым урнашкан гидротехник корылмаларны эксплуатацияләүгә кертүнең һәм аларны эксплуатацияләүдән алуның хокукый нигезләре төгәлләштерелгән, аның нигезендә мелиорация системаларын эксплуатацияләүне һәм аларның торышын тикшереп торуны, элегрәк мелиорацияләнгән җирләрдән файдалануны законнар белән җайга салу мөмкинлеге булачак.

Проектны эшләүчеләр шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган һәм дәүләт мониторингы, мелиорацияләнгән җирләрнең зоналарын (чикләрен) билгеләү функциясе белән мантыйкый элемтәдә булган мелиорацияләнгән җирләрне исәпкә алу функциясен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кагылышлы өлешендә җайга салырга тәкъдим итәләр, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International