Татарстан галимнәренә "Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты" исемен бирделәр

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

"Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты" исемен Югары һөнәри белем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры, ветеринария фәннәре докторы, профессор Галимҗан Кәбировка, шул ук югары уку йортының кафедра мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор Азат Алимовка, шулай ук кафедра мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор Марс Алиевка; Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Бөтенроссия кошчылык фәнни-тикшеренү һәм технологик институты дәүләт фәнни учреждениесенең әйдәүче фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Елена Андриановага, “АНТ” ҖЧҖнең фән буенча директор урынбасары, химик фәннәр кандидаты Лилия Әхмәтовага, “АНТ” ҖЧҖ директоры, медицинафәннәре кандидаты Җәлил Сибгәтуллинга, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Смена” селекция-генетика үзәге нәселле кошчылык заводы федераль дәүләт унитар предприятиесе директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Дмитрий Ефимовка бирделәр.

Бу исем кошчылыкның икенчел чимал чыганакларыннан яңа биологик актив субстанцияләр технологияләрен эшләгән һәм гамәлгә керткән, аларны кошчылыкта кулланган өчен бирелде.

2013 елда фән һәм техника өлкәсендә премияләр бирү турында күрсәтмәне Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. 40 эш бүләкләнде.

280 белгеч лауреатлар булдылар, шул исәптән Россия фәннәр академиясенең, Россия медицина фәннәре академиясенең, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең һәм Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең 17 академигы һәм 4 әгъза-мөхбире, 93 фәннәр докторы һәм 72 фәннәр кандидаты.

Быел лауреатларның географик киңлеге аеруча зур. Алар Россия Федерациясенең 36 субъектыннан, шул исәптән Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Удмуртия Республикасыннан, Татарстан, Башкортостан һәм Мордовия Республикаларыннан,Приморье, Хабаровск, Красноярск һәм Ставрополь крайларыннан, Ханты-Мансий автономияле округыннан, Түбән Новгород, Новосибирск, Иркутск, Пермь, Ленинград, Мәскәү өлкәләреннән һәм башка өлкәләрдән.

Исегезгә төшерәбез, 2005 елдан башлап 40 хөкүмәт премиясе бирелгән, аларның һәркайсының күләме бер миллион сум. Һәр эш буенча авторлар коллективы 10 кешедән артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International