Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендәге 390 номерлы “Янгынга каршы режим турында” карары белән расланган Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренең катгый үтәлүенә игътибар итә. Кагыйдәләр белән камылларны, кырларда урактан соң калган калдыкларны яндыру һәм кырларда учак ягу тыела.
Бүген өстәмә һөнәри белем бирү системасының федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында” (ФГБОУ ДПОС ТИПКА)белем өстәү өчен укырга килгән район агрохимиклары һәм "Татагрохим" ААҖ белгечләре белән йомгаклау киңәшмәсе узды. Киңәшмә «ЦАС Татарский» ФДБУ һәм «Альметьевская» САС ФДБУ һәм "Татагрохим" ААҖнең уртак эшләренә йомгаклар ясауга багышланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясеэшче визит белән Кытай Халык Республикасына килделәр. Визитның беренче шәһәре Синьцзян-Уйгур автономияле районының административ үзәге - Урумчи шәһәре булды.
Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесеЛинар Якупов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сультеев, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, ТР ТПП рәисе Шамил Агеев керде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шартлы рәвештә янгын очрагына министрлык хезмәткәрләрен һәм килүчеләрне бинадан эвакуацияләү буенча күнекмә уздырылды.
2014 елның 13-14 апрелендә Лондонда «Olympia» күргәзмә комплексында ел саен оештырыла торган күргәзмә булды, анда быел беренче мәртәбә Россия Федерациясе киң күләмдә чыгарылды. Британия халкы безнең ил предприятиеләренең югары сыйфатлы экологик чиста продукциясе белән якыннан таныша алды.
Бүген, 15 апрельдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 елда Татарстан Республикасының региональ әһәмияттәге гомуми файдалану автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында» 2014 елның 15 мартындагы карары үз көченә керде.
Җир законнарын бозуның аеруча киң таралган төре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бозудан гыйбарәт. Россельхознадзор тарафыннан бирелгән күрсәткечләрне анализлаудан күренгәнчә, соңгы елларда туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез җыеп алуга яисә юкка чыгаруга, пестицидлар һәм агрохимикатлар яисә кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган башка матдәләр белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләндерү һәм пычрату нәтиҗәсендә җирләрне бозуга бәйле ачыкланган хокук бозулар даими артып тора.
Агымдагы елның 14 апрелендә өстәмә һөнәри белем бирү системасының федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ФГБОУ ДПОС ТИПКА) район агрохимиклары һәм «ЦАС Татарский» ФДБУ һәм «Альметьевская» САС ФДБУ белгечләре өчен “Төрле рәвешле икътисад шартларында туфрак катламын эшкәртү” темасы буенча укулар башлана.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы яңа һөнәри бәйрәм – Ветеринария хезмәткәре көнен гамәлгә кертү инициативасы белән чыкты. Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисадүсеше министрлыгы, Россия Хезмәт министрлыгы белән килештерелгән тиешле күрсәтмә проекты федераль аграр ведомство тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте каравына кертелде.
Агымдагы елның 11-13 апрелендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннанТатарстан Республикасы ХI «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды.