Агрохимикларның һәм "Татагрохим" ААҖ белгечләренең йомгаклау киңәшмәсе узды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Бүген өстәмә һөнәри белем бирү системасының федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында” (ФГБОУ ДПОС ТИПКА)белем өстәү өчен укырга килгән район агрохимиклары һәм "Татагрохим" ААҖ белгечләре белән йомгаклау киңәшмәсе узды. Киңәшмә «ЦАС Татарский» ФДБУ һәм «Альметьевская» САС ФДБУ һәм "Татагрохим" ААҖнең уртак эшләренә йомгаклар ясауга багышланды.

Белем алучылар каршында «ЦАС Татарский» ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Альметьевская» САС ФДБУ директоры Мөхтәсим Мәмәтов, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин чыгыш ясады.

Чарага йомгаклар ясап, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгында агрохимиклар роленең мөһимлеге турында асссызыклап әйтте.

Министр урынбасары, туфракны известьлауның сыйфатына аерым игътибар итәргә кирәк, диде, шулай ук известьлауның сыйфатын билгеләү буенча җәй буе тикшерү уздырырга кирәк, дип кисәтте.

Илдус Габдрахманов, әче туфрак проблемасына бәйле рәвештә, аны известьлау буенча регламент әзерләү бурычын куйды, анда якларның хокуклары һәм бурычлары язылачак.

Исегезгә төшерәбез, район агрохимиклары һәм «ЦАС Татарский» ФДБУ һәм «Альметьевская» САС ФДБУ белгечләре өчен “Төрле рәвешле икътисад шартларында туфрак катламын эшкәртү” темасы буенча укулар агымдагы елның 14-16 апрелендә булды.

Уку барышында авыл хуҗалыгы культураларын ашламалауга карата таләпләр, бүгенге этапта агрохимхезмәт бурычлары, төрле табигать-икътисад шартлары өчен ашламалар куллану күрсәткечләре, төп авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыруга идарә итү, туфрак энзимологиясе мәсьәләләре каралды.

Белем алучыларга шулай ук әче туфракны известьлауның фәнни нигезләнгән даимилеге турында, республикада известьле ашламалар запаслары, аларга карата техник таләпләр, известьле ашламалар кертүнең төп чаралары турында да сөйләделәр.

Курска республиканың төрле районнарыннан 40 агрохимик һәм белгечләр килгән иде. Курсны тәмамлаучыларга тест уздыру нәтиҗәләре буенча аларга таныклыклар һәм районнарның аерым агрохимикларына мактау грамоталары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International