Яңа һөнәри бәйрәм

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы яңа һөнәри бәйрәм – Ветеринария хезмәткәре көнен гамәлгә кертү инициативасы белән чыкты. Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисадүсеше министрлыгы, Россия Хезмәт министрлыгы белән килештерелгән тиешле күрсәтмә проекты федераль аграр ведомство тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте каравына кертелде.

Мондый бәйрәм көнен билгеләүне һөнәри берлек күптән көтә (100дән артык бәяләмә алынды, 150дән артык имза җыелды) һәм шундый бәйрәм көнен гамәлгә кертү турындагы карар Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәр берлеге, ветеринария-биология сәнәгате оешмаларының илкүләм ассоциациясе, шулай ук Россия ветеринария ассоциациясе һәм дәүләт ветеринария хезмәте вәкилләре тарафыннан хупланды.

Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе проектына аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, хайваннар, шулай ук кешеләр сәламәтлеген тәэмин итүдә ветеринарлар мөһим роль уйныйлар, илебезнең биологик һәм азык-төлек иминлеген, эпизоотик иминлеген тәэмин итүгә үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Россия ветеринария хезмәте эшчәнлеге халыкара ветеринария берлегендә дә, аерым алганда, Евроберлек территориясеннән үзенең Европа төбәк вәкиллеген Мәскәүгә күчергән Халыкара эпизоотия бюросы тарафыннан да, югары бәяләнә.

Бүген дәүләт ветеринария хезмәте системасында гына да 100 меңнән артык белгеч эшли.

Ветеринария белгечләре шулай ук фән һәм мәгариф өлкәсендә (югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, колледжлар, фәнни-тикшеренү институтлары, лабораторияләр), ит һәм балык эшкәртү предприятиеләрендә, биологик сәнәгать предприятиеләрендә, терлек азыгы һәм дару препаратлары җитештерүгә бәйле предприятиеләрдә, зоопаркларда һәм циркларда, ат спорты комплексларында һәм ипподромнарда, дельфинарийларда һәм башка оешмаларда актив эшчәнлек алып баралар. Ветеринария өлкәсендәге белгечләрнең күбесе эшкуарлык эшчәнлегендә дә уңышка ирешәләр, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International