Бүген, 15 апрельдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 елда Татарстан Республикасының региональ әһәмияттәге гомуми файдалану автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында» 2014 елның 15 мартындагы карары үз көченә керде.
Региональ әһәмиятле юлларда транспорт чарасы хәрәкәт иткәндә аның күчәрләренә йөкләнеш: бер күчәрле арба өчен - 6,0 тоннадан, ике күчәрле арба өчен - 5,0 тоннадан, өч күчәрле арба өчен 4,0 тоннадан артмаска тиеш.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 маендагы 372 номерлы карары белән расланган«Региональ яисә муниципальара, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында траспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүләрне яисә туктатып торуны гамәлгә ашыру тәртибе»нең 19 пункты нигезендә язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләүләр азык-төлек, хайван продуктлары, орлык, ашлама ташуга кагылмый.
Хәрәкәтне вакытлыча чикләүләр шулай ук йөк авырлыгы 16 тоннага кадәр булган ягулык (бензин, дизель ягулыгы, ягулык мазуты, газсыман ягулык) ташый торган транспорт чараларына кагылмый.