2014 елның 13-14 апрелендә Лондонда «Olympia» күргәзмә комплексында ел саен оештырыла торган күргәзмә булды, анда быел беренче мәртәбә Россия Федерациясе киң күләмдә чыгарылды. Британия халкы безнең ил предприятиеләренең югары сыйфатлы экологик чиста продукциясе белән якыннан таныша алды.
Чарада Бөекбританиядә Россия Илчесе А.В.Яковенко, шулай ук Бөекбританиядә Россия Илчесенең авыл хуҗалыгы буенча атташесы В.И.Дербенский катнашты. Россия делегациясе составына Мәскәү, Ленинград, Оренбург һәм Вологда өлкәләреннән, шулай ук Татарстан Республикасыннан вәкилләр бар иде. Күргәзмә чаралары кысаларында Илчелектә Россия аграр тармагында инвестиция климаты тематикасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Семинарда Россия һәм Британия авыл хуҗалыгы индустриясе вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәл эше йомгаклары буенча Россия Илчесе катнашында Россиянең һәм Британиянең берничә авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасындагы ниятләр турында меморандумнар имзаланды. Документларның максаты Россиядә аграр өлкәдә уртак Россия-Британия производстволары булдырудан гыйбарәт .
Бөекбританиянең һәм Төньяк Ирландиянең Берләштерелгән корольлегендә Россия Илчелеге
Посольство России в Соединенном королевстве Великобритании и Северной Ирландии