Агымдагы елның 17-20 апрелендә Алексеевск шәһәр тибындыгы поселогында (ш.т.п.) Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Кама аръягы зонасы (II зона) авыл районнарының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Чемпионатының зона ярышлары үткәрелде.
Оператив күрсәткечләр буенча сабан чәчүе республиканың 17 районында алып барыла. Чәчү 14,4 мең га мәйдандабашкарылган.
Апрельдә Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында яшь фермерларны һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерүче крестьян (фермер) хуҗалыкларын, 2014 елда грант ярдәме алучыларны сайлап алу буенча конкурс чаралары башланды.
Татарстанда умарталарны тулысынча кышлаудан чыгардылар, дип хәбәр итә «Умартачылык идарәсе» дәүләт автономучреждениесе (ГАУ).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә язгы кыр эшләренең барышы һәм сабан культураларын чәчү темплары белән танышу максатында республиканың Кайбыч һәм Апас муниципаль районнары кырлары өсләреннән очып уздылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә “Татарстан Республикасында терлек санының сакланышы, терлек үрчетү һәм эре мөгезле терлек ите җитештерү” темасына семинар-киңәшмә узды.
Чарага республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчедәре һәм башкалар чакырылган иде.
Актаныш муниципаль районында”Янаул” ҖЧҖ базасында “2013 елгы кыр эшләренә анализ, 2014 елга бурычлар һәм 2014 елгы язгы кыр эшләре вакытында чыгымнарны киметү юллары” темасына агроконференция булды.
Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖда “Хәләл” ярминкәсен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов уздырды.
Узган ял көннәрендә “Төзүче” спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт органнары аппараты хезмәткәрләре арасында Спартакиада кысаларында волейбол буенча ярышларның ярымфинал һәм финал матчлары булды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендәге 390 номерлы “Янгынга каршы режим турында” карары белән расланган Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренең катгый үтәлүенә игътибар итә. Кагыйдәләр белән камылларны, кырларда урактан соң калган калдыкларны яндыру һәм кырларда учак ягу тыела.