Агымдагы елның 11-13 апрелендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннанТатарстан Республикасы ХI «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды.
Кулланучылар кооперациясе эшчәнлеген саклап калу һәм үстерү мәсьәләсе республика өчен бик мөһим. Бу хакта бүгенТатарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узганкиңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Киңәшмәне Президент үзе үткәрде.
2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламентлары гамәлгә керә, алар Евразия икътисадыйСоветы комиссиясе тарафыннан 2013 елның 9 октябрендәге № 67 һәм № 68 карарлары белән расланган иде.
Агымдагы елның 14 апрелендә өстәмә һөнәри белем бирү системасының федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ФГБОУ ДПОС ТИПКА) терлек үрчетүче техниклар-технологлар өчен укулар башлана.
Кичә «Бердәм дөнья – Бердәм сәламәтлек» IV Халыкара ветеринария конгрессы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Светлана Дресвянникова белән очрашу булды.
2014 елның 9 апреленнән гаилә терлекчелек фермаларына грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурста катнашуга гаризалар кабул итү бара. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яшьфермерларга ярдәм итү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Быел көзге культуралар чәчүлекләрендә тычканнар төреннән булган кимерүчеләр саны арткан.
Моның сәбәпләре республикада соңгы елларда туфракны өстән генә эшкәртү, күпьеллык картайган үсемлекләр чәчүлекләреннән озак вакыт файдалану, чәчүлекләрнең чүп үләннәр белән каплануы, уңыш җыйгандагы технологик югалтулар булырга мөмкин.
Бүген IV Халыкара ветеринария конгрессы эшли башлады, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге, дуңгыз үстерүчеләрнең һәм сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлекләре, Илкүләм ит ассоциациясе, парактик ветеринария табиблары һәм Росветкормсоюз катнашында Россия ветеринария ассоциациясе тарафыннан оештырыла.
Сәламлау хаты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Агымдагы елның 9 апрелендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында галимнәр Россия кошчылык берлеге Президенты, Бөтенроссия кошчылык фәнни-тикшеренү һәм технологик институты (ВНИТИСП) директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РФА академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Владимир Фисинин белән очрашу уздырдылар. Очрашуда «Татптицепром» ААҖ генераль директоры Марс Алиев катнашты.