Татарстан делегациясе Кытай Халык Республикасында

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясеэшче визит белән Кытай Халык Республикасына килделәр. Визитның беренче шәһәре Синьцзян-Уйгур автономияле районының административ үзәге - Урумчи шәһәре булды.

Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесеЛинар Якупов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сультеев, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, ТР ТПП рәисе Шамил Агеев керде.

Кичә визит кысаларында Урумчида республиканың инвестиция һәм икътисадый куәтенең презентациясе булды. Презентациягә 170ләп Кытай компаниясе килде, анда алдынгы Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары катнашты.

Презентацияне Синьцзян-Уйгур автономияле районы Халык Хөкүмәте рәисе урынбасары Ши Даган ачты. Ул Татарстан делегациясен сәламләде һәм июль аенда Синьцзян-Уйгур автономияле округы бизнес-даирә делегациясенең Татарстанга кара-каршы визиты планлаштырылуы турында әйтте. Ши Даган республика делегациясенә әлеге визитның уңышлы узуын теләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, презентацидә катнашучыларны сәламләп, аларга безнең республикага карата булган ихтирамлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде. «Бүгенге очрашу барышында эшлекле даирәләр вәкилләре үзара мөнәсәбәтләр өчен яңа юнәлешләр ачарлар, уртак проектлар турында килешерләр, дип ышанам», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгында инвестиция мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Республика территориясендә әлегә инвестиция тигез җәлеп ителмәгән, авыл хуҗалыгына инвестиция кертемнәре салынмаган төбәкләр дә бар әле, дип билгеләп үтте үз чыгышында Марат Әхмәтов.

Бүген, 16 апрельдә, делегация үз визитын Пекинда дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International