Җир законнарын бозуның аеруча киң таралган төре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бозудан гыйбарәт. Россельхознадзор тарафыннан бирелгән күрсәткечләрне анализлаудан күренгәнчә, соңгы елларда туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез җыеп алуга яисә юкка чыгаруга, пестицидлар һәм агрохимикатлар яисә кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган башка матдәләр белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләндерү һәм пычрату нәтиҗәсендә җирләрне бозуга бәйле ачыкланган хокук бозулар даими артып тора.
Мәсәлән, узган елда 4 477 хокук бозу ачыкланган, шулардан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясына туры килә торган хокук бозуларның күпчелеге Үзәк федераль округта ачыкланган (486 очрак). Шул ук вакытта иң аз сандагы административ эшләр Төньяк-Көнбатыш федераль округта, барысы – 96.
Шундый хокук бозулар өчен административ җәзаны көчәйтү максатларында, туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез җыеп алуга яисә юкка чыгаруга, пестицидлар һәм агрохимикатлар яисә кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган башка матдәләр белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләндерү һәм пычрату нәтиҗәсендә җирләрне бозуга бәйле хокук бозулар (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 1 һәм 2 өлешләре) административ штрафлар күләмнәре арттырылды. Административ штрафның иң зур күләме: гражданнар өчен – 2 меңнән 5 мең сумга кадәр; вазыйфаи затлар өчен – с 4 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик затлар өчен 40 меңнән 80 мең сумга кадәр арттырылды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2014 елның 2 апрелендәге 61-ФЗ номерлы тиешле Федераль закон 2014 елның 13 апреленнән үз көченә керде.