Министрлыкта шартлы рәвештә янгын очрагына бинадан эвакуацияләү буенча күнекмә уздырылды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шартлы рәвештә янгын очрагына министрлык хезмәткәрләрен һәм килүчеләрне бинадан эвакуацияләү буенча күнекмә уздырылды.

Министрлык хезмәткәрләре өчен күнекмә, янгын сигнализациясе эшләгәннән соң, тавыш элемтәсе системасы аша эвакуация игълан ителгәч, 10.30 сәгатьтә башланды.

Шартлы янгын чыганагы бинаның өченче катында иде.

Министрлыкның барлык хезмәткәрләре һәм килүчеләр инструкция нигезендә үз кабинетларындагы барлык электр приборларын сүндерделәр, тәрәзәләрне яптылар, үзләре белән кирәк әйберләрне һәм документларны алып, бинадан чыктылар.

Ирекле янгын сүндерү дружинасы әгъзалары, катлар буенча йөреп, бинадан барлык кешеләрнең эвакуацияләнүен тикшереп чыктылар.

Ирекле янгын сүндерү дружинасы башлыгы Эшләр идарәчесенә бинаны тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте, ә бүлекләр башлыклары үз хезмәткәрләрен тикшереп чыктылар һәм алар турында шулай ук хәбәр иттеләр.

Бүген үткәрелгән күнекмә министрлык хезмәткәрләре өчен яңалык түгел. Шундый күнекмәләр министрлыкта даими булып тора. Хезмәткәрләр, иминлек сагында торуның зарурлыгын аңлап, аларны үткәрүгә һәрвакыт зур җаваплылык белән карыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International