Агымдагы елның 14 апрелендә өстәмә һөнәри белем бирү системасының федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ФГБОУ ДПОС ТИПКА) район агрохимиклары һәм «ЦАС Татарский» ФДБУ һәм «Альметьевская» САС ФДБУ белгечләре өчен “Төрле рәвешле икътисад шартларында туфрак катламын эшкәртү” темасы буенча укулар башлана.
Укуда авыл хуҗалыгы культураларын тукландыруга карата таләпләр, бүгенге этапта агрохимхезмәт бурычлары, төрле табигать-икътисад шартлары өчен ашламалар куллану күрсәткечләре, төп авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыруга идарә итү, туфрак энзимологиясе мәсьәләләре каралачак.
Укырга килүчеләр каршында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «ЦАС Татарский» ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Альметьевская» САС ФДБУ директоры Мөхтәсим Мәмәтов, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Рәис Миңнуллин, Казан ДАУ, КФУ галимнәре һ.б.лар чыгыш ясаячак.
Укулар тәмамлангач йомгаклар ясау, түгәрәк өстәл үткәрү һәм таныклыклар бирү планлаштырыла.