ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстанда 40 мең гектар мәйданда ашлык җыясы калган – бу гомуми мәйданның 3%ыннан да кимрәкБарлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында атна саен үткәрелә торган бүгенге республика киңәшмәсендә шундый белешмәләр китерелде, киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

12
сентябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада көзге чәчү 532,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фараздан 76% тәшкил итә.
1сентябрьдә ярминкә чараларын уздыру форматы берникадәр үзгәрәчәк. Ярминкәләр 50 мәйданчыкта оештырыла һәм алар мөмкин кадәр торак массивларына якынрак була.
Татарстанның шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан ел башыннан бирле 2,8 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алынганбу узган елның шушы чорына карата 125 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА, Татарстан кулдланучылар берлеге күрсәткечләренә нигезләнеп.

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 7,1 мең га мәйданнан 224,9 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Уртача уңыш 317,5 ц/га тәшкил итә.
Татарстанда быел 6 мең тонна бал җитештерелгән, бу узган ел чамасында, үткән ел 6,4 мең тонна шифалы продукт агызып алынган иде. Умартачылык продуктын җитештерү буенча төгәл күрсәткечләр октябрьдә булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА, «Умартачылык идарәсе» ДАУ сылтамасына нигезләнеп.
11 сентябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры башлыгы Николай ФедоровХөкүмәт утырышына «Авыл хуҗалыгын үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында ике закон проекты тәкъдим итте, алар Россиянең азык-төлек доктринасын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә инвестиция процессларын кызыксындыруга юнәлдерелгән.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
10 сентябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров «2015 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүнең барышы турында» видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, Республиканың 5 районы бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр, болар:Спас, Кайбыч, Әлки, Нурлат, Апас районнары.
«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларына Бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International