Татарстанда быел 6 мең тонна бал җитештерелгән, бу узган ел чамасында, үткән ел 6,4 мең тонна шифалы продукт агызып алынган иде. Умартачылык продуктын җитештерү буенча төгәл күрсәткечләр октябрьдә булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА, «Умартачылык идарәсе» ДАУ сылтамасына нигезләнеп.
Әмма умартачылар өчен ел уңышлы булды дип сөенеп булмый, чөнки 2013 елгы бал да сатылып бетмәгән килеш кала. Чөнки Татарстанга бал күрше республикалардан күп китерелә, дип саныйлар белгечләр.
Хәзер Татарстан Республикасы Хөкүмәте дәрәҗәсендә балны мәктәптә балалар туклану рационына кертү мәсьәләсе хәл ителергә тора, бу исә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә үз продуктларын урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Умартачылар өчен быел шунысы уңышлы булды, кече авиация ярдәмендә чәчүлекләрне агулаганда умарта күчләренең һәлак булган очраклары теркәлмәгән. Мондый нәтиҗәгә бергәләп ирешелде. «Умартачылык идарәсе» ДАУ авыл хуҗалыгы предприятиесенә кырларны агулау даталары турында алдан хәбәр итүне сорап хат язган иде. Аның файдасы зур булды. Шул көннәрдә умартачылар умарта ояларын ябып тордылар. Умарталар балга йөрмәделәр, агуланган һаваны суламый калдылар.
Сентябрь ахырында барлык милек рәвешләрендәге умартачылык хуҗалыклары кышка әзерләнә башлыйлар. Шул вакытка умарталар өчен махсус җылытылган урыннар әзерләнә, умарталарның кышка әзерләнгән азыклары тикшерелә, дип хәбәр итә «Умартачылык идарәсе» ДАУ.