Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларына Бөтенроссия конкурсына документлар кабул итү 30 сентябрьгә кадәр озайтылды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларына Бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1) «Авыл җирлегендә иң яхшы белем бирү проекты»;

2) «Авыл тематикасын иң яхшы яктырткан 35 яшькә кадәрге яшь журналист».

3) «Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында иң яхшы конкурс эше»;

4) «АПКда кече эшкуар темасын иң яхшы яктыртучы»;

5) «Авылда социаль инфраструктура темасын иң яхшы яктыртучы» (авыл халкының сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният оешмаларыннан һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеге);

6) «Авыл җирлегендә инженерлык инфраструктурасын иң яхшы яктыртучы» (торак һәм юллар, мелиоратив системалар төзү, авыл торак пунктларын газлаштыруавыл халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү, авыл халкының элемтә хезмәтләре белән тәэмин ителешен арттыру, почта элемтәсен һәм “Интернет” мәгълүмат-коммуникация челтәрен дә кертеп»);

7) «Авыл җирлекләренең этномәдәни үсешен, мәдәни мирасын саклап калу һәм тулыландыру темасын иң яхшы яктыртучы»;

8) «Авыл җирлегендә физкультура-массакүләм чараларны иң яхшы яктыртучы»;

9) «Авыл халкының эш белән тәэмин ителешен һәм керемнәрен арттыруны иң яхшы яктыртучы»;

10) «Авыл туризмын һәм экологик туризмны иң яхшы яктыртучы».

Конкурста катнашуга федераль, төбәк һәм шәһәр (район) журналлары, газеталары, интернет-басмалары, радио һәм телекомпанияләр журналистлары чакырыла.

Документлар 2014 елның 15 августыннан 30 сентябренә кадәр pressa@agromedia.ru электрон почтасы аша кабул ителә, шулай ук тагын бер нөсхәсен popovaea77@mail.ru электрон почтасы аша җибәрүегезне сорыйбыз.

Эшләрнең оригиналларын 107139 Москва, Орликов переулок 1/11 ФГБУ "Пресс-служба Минсельхоза России" адресы буенчаконкурска җибәрүегезне сорыйбыз. Барлык белешмәләрне 8-(495)-411-81-45 телефоны аша алырга мөмкин.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 2014 елның 9 октябрендә “Алтын көз – 2014” Россия агросәнәгать күргәзмәсен уздыру кысаларында булачак.

Конкурста катнашучыларның барысы да рәхмәт хатлары һәм Конкурста катнашучы таныклыгы алачаклар. Җиңүчеләр һәм призерлар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм акчалата премия белән бүләкләнәчәкләр.

Конкурс турындагы, конкурс гигезләмәсе һәм эшләргә куелган таләпләр турындагы мәгълүмат белән җентеклерәбрәк түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: (http://www.mcx.ru/documents/document/show/29824.htm).

Шулай ук катнашучыларны теркәү өчен конкурсның рәсми сайты ачылды: http://konkurs.agromedia.ru/.

Прием документов осуществляется с 15 августа по 30 сентября 2014 года по электронной почте pressa@agromedia, также просим дублировать по электронной почте popovaea77@mail.ru.

Оригиналы работ просим высылать по адресу 107 139 Москва, Орликов переулок 1/11 ФГБУ "Пресс-служба Минсельхоза России" на конкурс. Все справки по телефону 8-(495)-411-81-45.

Торжественная церемония награждения победителей и призеров конкурса состоится 9 октября 2014 года в рамках проведения Российской агропромышленной выставки «Золотая осень-2014».

Все участники конкурса получат благодарственные письма и свидетельства участника Конкурса. Победители и призеры будут награждены дипломами Министерства сельского хозяйства Российской Федерации и денежной премией.

С более подробной информацией о конкурсе, с положением конкурса и требованиями к работам можно ознакомиться по ссылке (http://www.mcx.ru/documents/document/show/29824.htm).

Также открыт официальный сайт конкурса для регистрации участников http://konkurs.agromedia.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International