Татарстанның шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан ел башыннан бирле 2,8 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алынган, бу узган елның шушы чорына карата 125 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА, Татарстан кулдланучылар берлеге күрсәткечләренә нигезләнеп.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан ит 5,5 мең тонна сатып алынган, 2013 елның шушы чорына карата 106процент тәшкил итә. Авыл сөте 94 тоннадан артыграк алынган, ягъни 127 процент. Шәхси хуҗалыклардан бал – 57 тонна (107 процент), йон – 3 мең центнерга якын (101 процент), дару үләннәре 100 тоннадан артык (90 процент) сатып алынган.
Бу көннәрдә актив рәвештә бәрәңге, яшелчәләр сатып алына, Татарстан кулланучылар берлеге тарафыннан 900 тоннадан артык бәрәңге һәм 1,5 мең тоннадан артык яшелчә әзерләнгән. Бу төр авыл хуҗалыгы продукциясе көз буе сатып алыначак.