10 сентябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров «2015 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүнең барышы турында» видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Федераль аграр ведомство башлыгы 10 сентябрьгә 6 млн. гектардан артык көзге чәчү башкарылганын хәбәр итте, бу барлык мәйданның 36,5 %ын тәшкил итә, узган елның шушы чорына караганда 1,8 млн.гектарга артыграк. «Мондый нәтиҗә игенчеләрне яңа уңышка этәрергә тиеш, - дип ассызыклады Николай Федоров, илебезне азык-төлек белән тәэмин итү өчен көзге культуралар мәйданын арттырырга кирәклегенә дә басым ясады ул. Быел уҗым культураларын 16,5 млн. га мәйданда чәчү каралган, әмма бөртекле һәм кузаклы культураларны тотрыклы җитештерү өчен бу җитәрлек түгел, диде Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, киләчәктә бу мәйданны 18 млн. гектарга кадәр җиткерергә кирәк, диде ул.
Татарстан Республикасында көзге культуралар чәчүнең һәм урып-җыю эшләренең барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат бирде.
Аның сүзләреннән күренгәнчә, республикада урып-җыю эшләре шушы көннәрдә тәмамланачак. Яңгырлар аркасында әзрәк тоткарлык килеп чыкты, әмма соңгы кояшлы көннәрдә бөтен көчне урып-җыю кампаниясен төгәлләүгә юнәлдердек, диде ул.10 сентябрьгә 136 мең га бөртекле һәм кузаклы культуралар җыярга калган.
48 мең га мәйданда шикәр чөгендере алынган, бу барлык мәйданның 13%ын тәшкил итә, уртача уңыш - 315 ц/га. Зәй шикәрзаводы 7,0 мең тонна чимал эшкәртте, яңа уңыштан 2,0 мең тонна шикәр эшләнгән. Буа һәм Нурлат заводлары икенче атнадан чөгендер эшкәртүгә керешергә планлаштыралар, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Марат Әхмәтов, көннәр матур торса, 590 мең га урынына 650 мең га мәйданда чәчү эшләрен башкару планлаштырыла, бу элеккегедән 10%ка артыграк. 10 сентябрьгә 484 мең га мәйданда уҗым культуралар чәчелгән, бу фараздан 815 тәшкил итә.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры, төбәкләрнең АПК идарәләре органнарына чәчүлекләрне иминләштерүгә бирелә торган бюджет субсидияләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк, киләчәк уңышны хәвеф-хәтәрдән яклау мөмкинлегеннән киңрәк файдалынырга кирәклеген билгеләп үтте. «Югыйсә, без акчаларны активрак һәм нәтиҗәлерәк эшләүчеләр файдасына бүләчәкбез», - дип ассызыклады Николай Федоров.