Татарстанда 224,9 мең тонна шикәр чөгендере җыелган

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 7,1 мең га мәйданнан 224,9 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Уртача уңыш 317,5 ц/га тәшкил итә.

Республикада бәрәңге 1,0 мең га мәйданнан 18,5 мең тонна алынган.

Көзге чәчү 509,6 мең га мәйданда башкарылган, бу гомуми мәйданның 73 %ын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре 1450,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алдылар, бу барлык мәйданның 93 %ын тәшкил итә, шул исәптән 408,9 мең га сабан бодае, 406,9 мең га тары.

Бүгенге көнгә барысы 3227,8 мең тонна ашлык җыелган, шул исәптән 850,3 мең тонна сабан бодае, 966,3 мең тонна тары.

Уңышның уртача чыгышы 22,2 ц/га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International