14 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең 50 мәйданчыгында узачак

2014 елның 12 сентябре, җомга

14 сентябрьдә ярминкә чараларын уздыру форматы берникадәр үзгәрәчәк. Ярминкәләр 50 мәйданчыкта оештырыла һәм алар мөмкин кадәр торак массивларына якынрак була.

Авиатөзелеш районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен - 6 мәйданчык, Яңа савин һәм Мәскәү районнарында – 5әр, Киров районында – 4, Совет районында – 2, Вахитов районында мәйданчык була. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең иң күбесе Идел буе районында узачак: монда ярминкәләр 20 мәйданчыкта оештырыла, аларның һәркайсының мәйданы 100 кв. метрга якын.

Ярминкәләрдә АПК хезмәткәрләре җитештергән төрле продукцияне иң кулай бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак, болар: бәрәңге, яшелчәләр, бал, йомырка, шикәр, бөртекле ашлык, икмәк әйберләре, шулай ук ит, балык, сөт һәм сөт продукциясе.

Ярминкәләр турында, алар уздырыла торган урыннар турында җентекле мәгълүмат белән (http://agro.tatarstan.ru/rus/info.php?id=438083) сылтамасы буенча танышырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International