Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, Республиканың 5 районы бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр, болар:Спас, Кайбыч, Әлки, Нурлат, Апас районнары.
Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар бүгенге көнгә 1417,9 мең га мәйданда җыелган, бу планнан 91% тәшкил итә. Сабан бодае - 379,8 мең га һәм тары 404,4 мең га скутырылган.
3153,5 мең тонна ашлык җыелган, шул исәптән 789,2 мең тонна сабан бодае, 956,5 мең тонна тары. Уртача уңыш - 22,2 ц/га.
Республика игенчеләре 16,4 мең га мәйданда 19,6 мең тонна рапс суктырдылар.
Шикәр чөгендере 6,1 мең га мәйданнда 191,4 мең тонна чыгарылган.
Бәрәңге 0,7 мең га мәйданда 13,4 мең тонна чыгарылган.