11 сентябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры башлыгы Николай ФедоровХөкүмәт утырышына «Авыл хуҗалыгын үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында ике закон проекты тәкъдим итте, алар Россиянең азык-төлек доктринасын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә инвестиция процессларын кызыксындыруга юнәлдерелгән.
Федераль министр билгеләп үткәнчә, сүз азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләр өчен, аларныңсоциаль әһәмияте һәм импортны алмаштыру мөмкинлегеннән чыгып, адреслы социаль ярдәм күрсәтү аша кредит ресурсларыннан файдалана алуны тәэмин итү турында бара. Дәүләт ярдәмендә җәлеп ителгән акчалар исәбенә мондый предприятиеләр производстволарны модернизацияли алалар, бу исә конкуренциягә сәләтле Россия продукциясен чыгруны шактый арттыруга мөмкинлек бирәчәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук «Авыл хуҗалыгын үстерү турында»Федераль законның 14 статьясына үзгәрешләр кертү дәүләтнең сатып алу һәм товар интервенцияләре кагыйдәләрен камилләштерергә дә ярдәм итәчәген әйтеп узды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.