Татарстанда җыелмаган ашлык 3%тан да кимрәк калган

2014 елның 13 сентябре, шимбә

Татарстанда 40 мең гектар мәйданда ашлык җыясы калган – бу гомуми мәйданның 3%ыннан да кимрәкБарлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында атна саен үткәрелә торган бүгенге республика киңәшмәсендә шундый белешмәләр китерелде, киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов нотыгыннан күренгәнчә, үткән атна уңыш җыю өчен бик уңайлы булды, нәтиҗәдә, авыл хезмәтчәннәре тарафыннан 250 мең гектар мәйданда бөртеклеләр җыеп алынды. Бүгенгә 40 мең гектар мәйданда гына иген җыелып бетмәгән. 
Шушы көнгә 3,36 млн. тонна ашлык җыелган, ашлыкның уртача чыгышы гектардан уртача 22,3 центнер тәшкил итә.

Марат Әхмәтов әйтүенчәбүгенге көнгә 30,2 мең гектар мәйданда рапс җыеп алынган, тагын 50 мең гектарданартыграк җыясы калган. Уртача уңыш – 11,6 ц/га, әмма, министр билгеләп үткәнчә, республикада бу уңыш аермасы бик зур – 6дан алып 25 ц/га кадәр. Хәзерге вакытта бу культурага Казан май экстракциясе заводының ихтыяҗы зур, дип, ассызыклап үтте Марат Әхмәтов.


Татарстанда шикәр чөгендере 9 мең гектардан артык мәйданда җыелган – барлык чәчүлекләрнең 19%ы. Уртача уңыш – 317 ц/га.

Республикада көзге культуралар 550 мең гектарда чәчелгән – гомуми планлаштырылган мәйданның 78%ын тәшкил итә. «Гомумән алганда, әлегә шытымнар әйбәт бара, әмма яклау чараларына әзерләнергә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International