Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада көзге чәчү 532,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фараздан 76% тәшкил итә.
Туфракны төп эшкәртү 876,3 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 45% тәшкил итә, шул исәптән тирәнтен эшкәртү - 187,4 мең гектар.
Рапс 24,6 мең га мәйданда суктырылган, бүгенгә көнгә барлык җыелган рапс уңышы 28,8 мең тонна тәшкил итә.
Шикәр чөгендере 8,1 мең гектардан 257,6 мең тонна алынган. Шикәр чөгендеренең уртача уңышы - 316,7 ц/га.
Бәрәңге 1,5 мең гектардан 26,7 мең тонна чыгарылган. Уртача уңыш - 183 ц/га.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1485,2 мең га (чәчүлекнең 96%) мәйданда урып җыелган. Республика игенчеләре 3,3 млн. тонна ашлык җыеп алдылар, уртача ашлык уңышы 22,2 ц/га.