Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының опретив күрсәткечләренә караганда, республикада шикәр чөгендере 5,2 мең га мәйданнан 162,0 мең тонна җыеп алынган. Уртача уңыш 314,1 ц/га тәшкил итә.
8 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ белән берлектә республикада"Частник" профилактик операциясе уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанда башланып киткән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен йөреп чыкты. Татарстанда бүген ел саен була торган көзге ярминкәләр сезоны башланды, аларда Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре җитештергән продуция сатыла, гадәттә мондый ярминкәләр кышка кадәр дәвам итә.