Казанда 8 февральдә «Кояшлы» лагеренда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышынастарт бирелде. Стартка бөтен шәһәр буенча 20 меңнән артык кеше чыкты.
Стартны ачу тантанасында барлык катнашучыларны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов котлады: «Барыгызны да бүгенге спорт бәйрәме белән котлыйм һәм уңышлар, саулык-сәламәтлек телим!»
Аксубай муниципаль районында район Советы утырышы булып узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Рәис Сөләймәнов, районның агрофирма-инвесторлары генераль директорлары, муниципаль берәмлек башлыгы һәм депутатлары, районның җитәкче составы катнашты.