Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашты

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Казанда февральдә «Кояшлы» лагеренда «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышынастарт бирелде. Стартка бөтен шәһәр буенча 20 меңнән артык кеше чыкты.

Стартны ачу тантанасында барлык катнашучыларны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов котлады: «Барыгызны да бүгенге спорт бәйрәме белән котлыйм һәм уңышлар, саулык-сәламәтлек телим

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгыДамир Фәттахов, чаңгы ярышлары һәм җиңел атлетика буенча 29 мәртәбә дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиевчыгыш ясадылар. «Сезгә озын гомер һәм картлык көнегездә юл таягына түгел, ә чаңгы таягына таянуыгызны телим», - диде спорт ветераны.

Чара кысаларында гаилә старты һәм VIP-ярыш та булды. Чаңгы трассасына республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре дә чыкты, алар 2015 метр чаптыларЧаңгы ярышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.

Ярышта ирләр арасында беренче урынга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев чыкты, финишка икенче булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының идарә башлыгы Марат Сәлахов килде. Өченче урында Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов булды. Хатын-кызлар арасында беренче урынга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданхәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева чыкты. Икенче урында – Татарстан РеспубликасыПрезиденты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире Резидә Сабирова һәм өченче урында – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен булдыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова. Тагын «Иң яшь катнашучы» һәм «Иң өлкән катнашучы» номинацияләрендә бүләкләү булды.

Аннары ярышларга шәһәр районнары халкы, студентлар кушылды.

Казан шәһәре иҗат коллективларының җырлы-биюле номерлары да катнашучылар күңеленә хуш килде.

«Россия чаңгы юллары - 2015» XXXIII Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы Россиянең 71 төбәгендә уздырыла. Быелгы чаңгы стартлары Сочида кышкы Олимпия уеннарының берьеллыгына багышланды.Татарстанда «Россия чаңгы юллары - 2015» стартына 171 меңнән артык кеше чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International