Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының "Кама Тамагы" АХП ҖЧҖ “Варварино” бүлекчәсенең сөт-товар фермасы базасында 2015 елның 9 февралендә терлекләр кышлавының барышына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов катнашты.
«Варварино» бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сабиров катнашучыларны сөт сыерларын һәм бозауларны, буаз сыерларны сөт ташлаткан чорда һәм бозаулау вакытлары җитә торган чорда карау һәм ашату технологиясе белән таныштырды. Рационга тозлы концентратлар, бүреттерелгән солы кертү зарурлыгына, яңа бозаулаган сыерларны ничек савуга җентекләп тукталды. «Варварино» бүлекчәсендә эшләүче терлекчеләр бер сыердан бүгенге көндә 19,8 кг сөт савып алалар, гомуми савым узган елга караганда 430 кг күбрәк, уртача тәүлеклек артым – 782 грамм.
Кама Тамагы муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, Идарә башлыгы урынбасары Госман Камалиев гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар.
Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лохановрайонда терлекчелек тармагындагы проблемаларга тукталды, сөт һәм ит җитештерүне арттыру бурычын куйды, ит сату бәяләрен яңадан карарга кушты.