Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрдә катнашучы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә актив ярдәм итәргә тәкъдим итте

2015 елның 8 феврале, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында бәрәңге һәм яшелчә үстерүнең торышы һәм агымдагы елда бу сектор алдына куелган бурычлар турында сөйләде.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. Марат Әхмәтов сүзләреннән күренгәчә, республикада бәрәңге һәм яшелчә үстерү – азык-төлек базарының ике мөһим юнәлешен тәшкил итә. Республикада бәрәңгегә булган ихтыяҗ - 450 мең тонна, орлык бәрәңгене дә исәпкә алсаң, барлыгы 700 мең тонна бәрәңге кирәк. Шул ук вакытта барлык төр хуҗалыкларда ел саен 1,3 млн. тонна бәрәңге җитештерелә.

Республика үзен бәрәңге белән тәэмин итә ала, әмма ул бүген аны үзе өчен генә үстерү белән чикләнмәскә тиеш, дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, республиканың гадәттә бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче районнары бу культура җирләрен киметә башладылар, болай ярамый, диде ул. «Авыл хуҗалыгы формированиеләре өчен бәрәңге - бизнесны бик яхшы диверсификацияләү ул», - дип саный Марат Әхмәтов.

Бәрәңге җирләрен киметүчеләр арасында ул Биектау, Питрәч, Лаеш, Балтач, Кукмара, Тукай районнарын атап китте. Ә бит эре шәһәрләрдән бик ерак булмаган районнарның әлеге авыл хуҗалыгы культурасын сату мөмкинлекләре зур, дип саный Марат Әхмәтов . Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республикада яшелчәчелек үсешенә тукталды. Бүген районнарда мелиорация программасы эшләп килә, моннан тыш, сугару техникасынсатып алуга, шулай ук яшелчә мәйданнарын саклап калуга субсидияләр каралган булуын да искә төшерде ул.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы бик теләп йөри, аларның актуальлеге арта бара. 2014 елда ярминкәләрдә 1,5 млрд. сумлык продукция сатылган. 2015 елның гыйнварында республиканың эре шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен дәвам итү турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшелчәчелек - республика өчен өстенлеклеюнәлешләрнең берсе. Бәрәңге һәм яшелчә үстерү өчен булган уңай шартлардан без тулысынча файдаланырга тиеш, диде ул. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруга килгәндә исә, бу эш алга таба да дәвам итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ярминкәләрдә катнашучы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә актив ярдәм итәргә тәкъдим итте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәхсән үзе чыгачагы, районнар тәкъдим иткән ассортимент һәм төп продуктларга бәяләр белән кызыксынып торачагы турында да әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International