18-20 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы узачак

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

2015 елның 18 20 февралендә “Казанярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.

Чараны төп оештыручылар - «Казан ярминкәсе» ААҖТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьянхуҗалыклары ассоциациясе, Казан шәһәре мэриясе.

Коллегиянең киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының түбәндәге тармаклары буенча күргәзмә экспозициясе күрсәтеләчәк: «Икътисад», «Фән һәм кадрлар», «Игенчелек», «Терлекчелек»,«Механизация». Һәр экспозиция кысаларында авыл хуҗалыгы үсеше тенденцияләрен, инновацион технологияләрне гамәлгә кертүне, техника белән тәэмин ителешне, шулай ук агросәнәгать комплексының тулаем үсешен күрергә мөмкин булачак.

нче павильонда «Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе”, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының эре прелприятиеләре стендлары урнаштырыла. Алар арасында «Татарстан кулланучылар берлеге», «Агроинвест», «КВ-Агро», «Агросила Груп», «Просто молоко», «Майский», «Ак Барс» ХК кебек компанияләр булачак.

Идел буе агросәнәгать форумы Татарстан Республикасы аграр комплексының иң әһәмиятле һәм вәкиллекле чараларыннан берсе булып тора, ул ел саен авыл хуҗалыгы тармакларының төп мәсьәләләре буенча фикер алышуда, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыруда, шулай ук үз продукциясен һәм эшләнмәләрен презентацияләүдә кызыксынучы меңнән артык агробизнес вәкилләрен бергә туплый.

Быелгы форумда Россиянең 30дан артык шәһәреннән 150дән артык компания, шулай ук Беларус, Бельгия, Германия, Төркия,Чехии, Швейцария компанияләре вәкилләре катнаша. Идел буе агросәнәгать форумында гадәттәгечә Идел буе төбәкләреннән фермер хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы продукциясе сату-күргәзмәсе булачак, килүчеләргә махсус бәяләрдән сыйфатлынатураль товарлар алу мөмкинлеге булачак.

 «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» һәм «Волгапродэкспо»  махсуслаштырылган күргәзмәләрендә “Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре” конкурсы узачак, аның йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Идел буе агросәнәгать форумы АПК белгечләренә, хуҗалыклар җитәкчеләренә, агрономнарга, ветеринарларга,зоотехникларгаурта һәм эре агробизнес вәкилләренә, кибетләр, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате челтәрләре җитәкчеләренәавыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармаклары өчен җайланмалар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International