Кама Тамагы районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының икенче конференциясе булып узды

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

2015 елның февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының икенче конференциясе булып узды, анда Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов катнашты.

Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат ВәлиевТатарстан Республикасы Фермерлар һәмкрестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы агросәнәгать паркының 2 нче дәрәҗә кооперативы рәисе Ленар Галимов, Кама Тамагы муниципаль районы фермерлар ассоциациясе рәсие ӘхмәтБиккинин, район фермерлары, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, «Яшь фермер» һәм “Гаилә фермалары” программаларында катнашучылар-дәгъва кылучылар, авыл җирлекләре башлыклары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Павел Лоханов, конференцияне ачып, районда булган проблемаларны атап китте, әмма җитәкчелек уңышлы хезмәттәшлек итүгә, хәлләрне яхшыртып, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүне тормышка ашырырга ниятли.

Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров катнашучыларныкече хуҗалык рәвешләренә, гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә ярдәм итү программалары белән таныштырды, Питрәч,Зеленодольск, Арча, Нурлат районнарының кооперативлар төзү тәҗрибәсенә тукталды.

«Бар эштә дә системалы алым кирәк. Безнең төп бурыч – барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең резервларыннан файдаланып, хокукый инструментлар төзү. Кама Тамагы районының мөмкинлекләре зур, эшчәнлек кыры җитәрлек, бары тик Сезнең активлык кына кирәк. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен төп проблема – бәяләр мәсьәләсе, шуңа күрә дә кооперация кирәк», - дип ассызыклады Камияр Байтемиров.

Татарстан Республикасы агросәнәгать паркының 2 нче дәрәҗә кооперативы рәисе Ленлар төзү, җиләк-җимеш агачлдары үстерү, сөт эшкәртү, терлек чалу цехлары төзү. Кризиска бәйле рәвештә эшчәнлек даирәсе киңәя: сәүдә үзәкләре хрен,топинамбур, бытбылдык йомыркасы кебек продуктларга заказлар бирә башлады, дип билгеләп үтте ул.

«Сезнең активлык кына кирәк. Җитештерүне, сатуны без гарантиялибез», - дип ышындырды ул катнашучыларны.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев Ассоциация рәисе алдында яшь фермерларга методик һәм практик ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен күтәрде, узган конференцядә гаилә терлекчелек фермалары һәм КФХ башлыклары куйган сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International