Гаилә фермаларын төзү (реконструкцияләү) буенча республика программасыкабул ителгәннән соң, Арча районында Сабировлар гаиләсе бу программада беренчеләрдән булып катнаштылар.
Алар Программада катнашу өчен 2010 елда КФХ төзиләр, туганнарыннан һәм авылдашларыннан озак срокка җир пайлары алалар, аларга аренда түләве итеп печән, ашлык бирәләр, 1 гектарга 600 сум исәбеннән хезмәтләр күрсәтелә. Ферма төзи башлагач, авылдашлары аларның бу зур ферманы төзеп чыгуларына шикләнебрәк караганннар. Ә ферма төзелеп бетә. Ул матур, якты, ерактан үзенә җәлеп итәрлек булып чыга. Эчтән дә, тыштан да ачык төсләргә буялган. Азык запасы да җитәрлек.
Бөтен авыр эшләр механикалаштырылган. Сыерлар өчен җылы су бирү каралган. Сыер бозаулату бокслары да бар. Бөтен җирдә коры, саф һава, хәтта ис тә юк.
Сабировларга бу гаилә фермасын төзү 5 млн. сумнан артыгракка төшкән. Болардан тыш, нәселле бозаулар, җайланмалар сатып алуга тагын өстәмә акчалар тотыла. Банктан 6 млн. сумга якын кредит алалар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Арча муниципаль районы бюджетларыннан 1әр млн. сум бирелә.
«Лизинг грант» һәм сатып алынган техника бәсен субсидияләү (60/40) буенча республика программасында катнашып, трактор, җир эшкәртү азык әзерләү техникасы сатып алалар. Ире Айдарның төзелеш бизнесыннан килгән акчалар да ярап куя.
“Гөлназ Сабирова” гаилә фермасында бүген 120 баштан артык мөгезле эре терлек бар, шулардан 100 сыер. 2013 ел белән чагыштыргында сыерлар саны 40 башка арткан. 2014 елда фермада 460 тонна сөт савып алалар һәм яшь эре мөгезле терлекләр 9 тоннага арткан.
Бүгенге көнгә барлык савым 2110 кг тәшкил итә, бер сырдан көнгә 20 кг сөт савыла. Ел башыннан алып 20 тана һәм сыер бозаулаган. Лаборатория күрсәткечләре буенча, сөтнең майлылыгы 4,1%ка җитә, аксым – 3,1 %.
Районның эшкәртү предприятиеләре тарафыннан сөт сатып алу бәясе түбән (2014 елның шушы датасына куелган бәядән 3 сумга түбәнрәк) булганга күрә фермер хуҗалыгында каймак һәм эремчекне үзләре ясый башлыйлар. Авылда аларны бик теләп алалар. 1 кг эшкәртелгән сөттән фермер хуҗалыгы өстәмә рәвештә 15-18 сум табыш алалар.
Арча районы Түбән Мәтәскә авылында Сабировлар гаилә фермасының 800 гектарга кадәр эшкәртелә торган җире бар, сезонлы эшләрдә 20ләп авыл кешесе эшли. Гаилә фермасында, КФХның ике әгъзасыннан башка, тагын 4 кеше эшли.
«2013 елда иң яхшы гаилә сөт фермасы” номинациясендә республика конкурсы йомгаклары Ел Хатын-кызы, Ел Ир-аты: Хатын-кыз – бизнес – леди номинациясендә Хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүче булып танылды.
Әгәр иң матур гаилә фермасына һәм уңышлы бизнес оештыруга конкурс оештырылса, һичшиксез, аларның фермасы барлык күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасында иң яхшыларның берсе булыр иде.