Аксубай районында Совет утырышы булып узды

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

Аксубай муниципаль районында район Советы утырышы булып узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шамил ЯһудинМөхәммәтвәли Хөснетдинов, Рәис Сөләймәнов, районның агрофирма-инвесторлары генераль директорлары, муниципаль берәмлек башлыгы һәм депутатлары, районның җитәкче составы катнашты.

2014 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2015 елга бурычлар турында район башлыгы Камил Гыйльманов чыгыш ясады. Ул район Советының, башкарма комитетының, аның бүлекләренең, министрлыклар һәм ведомстволарның террриториаль бүлечәләренең эше икътисадны алга таба үстерүгә һәм социаль йөкләмәләрне үтәүгә бәйлемәсьәләләрне хәл итүгә юнәлгән булуын билгеләп үтте.

Аксубай районы икътисады үсешенең төп секторы – агросәнәгать комплексыРайондв өч эре агрофирма бар – «Аксу Агро»ҖЧҖ, «Аксубай” агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Сөт иле» ҖЧҖ. Район башлыгы киңәйтелгән утырышта һәр инвесторга аерым рәхмәт белдерде.

Марат Әхмәтов «Аксубай” агрофирмасы хезмәткәрләре белән сөйләште, аларның хезмәт хаклары, эш шартлары белән кызыксынды. Бу агрофирманың сыер савучылары 25-27 меңәр сум акча алалар.

«Кешеләрне авылда эш белән тәэмин итү – безнең игътибар үзәгендә, – дип билгеләп үтте район башлыгы КамилГыйльманов. – Авылның киләчәге, беренче чиратта, эш урыннары саклануга һәм булдырылуга бәйле”, - диде ул.

Кунакларга фермер Валерий Семеновның салкын эчемлекләр җитештерү заводын күрсәттеләр. Валерий Семенов яшь эшкуар буларак дәүләт ярдәмен алган. Аңа җайланмалар суммасының 40 %ы күләмендә - миллион сум - лизинг-грант программасы буенча субсидия бирелә. Бүген аның заводында 14 кеше эшли, киләчәктә 20 кешегә кадәр арттырырга ниятли.

Мәдәният йорты фойесында шәхси эшкуарлар һәм фермерлар продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде – икмәк әйберләре, макарон, бытбылдык йомыркасы, кондитер әйберләре, сөт әйберләре, кулдан ясалган, тимердән коеп ясалган, чокып ясалган әйберләргә кадәр куелган иде ул күргәзмәгә.

Марат Әхмәтов барысы белән дә кызыксынды – продукциянең үзкыйммәте белән дә, чимал бәясе белән дә, кече бизнес предприятиеләрендә эшләүчеләр саны һәм гаилә фермалары белән дә.

Шунда ук районның гаилә фермалары продукциясе күргәзмәсе дә җәелдерелгән иде. Районда 45 крестьян (фермер) хуҗалыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә, шулардан 25е гаилә фермалары. Узан елда аларның саны 6га арткан, тагын 12 төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International