Баулыда һәм Азнакайда ит эшкәртү цехлары реконструкцияләнә

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Баулыда һәм Азнакайда ит эшкәртү цехлары реконструкцияләнә. Модернизацияләү тәмамланганнан соң, казылык җитештерү күләмнәре 1,5 тапкыр артачак һәм ул һәр предприятиедә 1,0әр тоннага кадәр җитәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан кулланучылар берлегендә. Әлеге цехларны файдалануга кертү Татарстан кулланучылар берлеге карамагында.

Бу көннәрдә цехларда Түбән Новгород өлкәсеннән кайтарылган җайланмалар урнаштырыла. Һәр цех өчен алар 8 миллион сумга төште. Техник яктан яңартылу белән бергә азык-төлек комбинатларының биналары тышкы яктан да заманча төс ала.

Татарстан кулланучылар берлегендә, ит эшкәртү күләмнәре 1,5 тапкыр артуга карамастан, чимал ягыннан проблема булмаячак, дип ышандырдылар. Итне элеккеге кебек үк халыктан сатып алу планлаштырыла. Шулай итеп, Татарстанның үзендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International