Татарстанга Венгриянең авыл территорияләрен үстерү министры Шандор Фазекаш килде

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Венгриянең Авыл территорияләрен үстерү министры Шандор Фазекаш белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе ТЭМның Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Шандор Фазекашка һәм Венгриянең барлык җитәкчелегенә 2014 елның декабрендә Татарстан Республикасы делегациясе визитын оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты бу визитны уңышлы дип атады.

Аннары яклар Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында хәзерге икътисадый шартларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекнең киләчәк адымнары буенча фикер алыштылар.

Делегация составында: Лайош Богнар — Азык-төлек челтәренә күзәтчелек буенча Дәүләт секретаре урынбасары, Венгриянең баш ветеринария табибы; Жолт Белански-Демко — тышкы багланышлар департаменты директоры; Виктория Набилек-Канавал — тышкы багланышлар департаменты эксперты;Ференц Варга — "Хортобадьская гусефабрика" ЯАҖ генераль директоры һәм башкалар бар. ПрограммадаВенгрия делегациясе әгъзалары өчен иртәгә, 11 февральдә, “Майский” теплица комбинатына бару каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International