ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә белем бирү федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә республиканың Тукай, Биектау, Яңа Чишмә муниципаль районнарында “2014 елга финанс-икътисадый йомгаклар һәм ТРагросәнәгать комплексының икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру бурычлары” темасына семинар-киңәшмәләр үткәрде.
Иртәгә, 7 февральдәКазан шәһәренең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарыИлдус Габдрахманов рәислегендә киңәшмә узды, анда 2015 елга һәм 2015-2020 елларга мелиорация программаларын гамәлгә ашыру планнары буенча фикер алыштылар.

5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның гыйнвар аена терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
февральдә, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенең 15 съезды алдыннан, фермерлар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров катнашты.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Фермер Равил ГайнетдиновГаилә фермаларын төзү буенча республика  программасында катнашып, Арча районы Түбән Мәтәскә авылында күптәнге үз хыялын тормышка ашыра - «Советский тяжеловоз» чиста токымлы атлар үрчетү буенча гаилә фермасын төзи.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында (Габишево авылы) булды.
Гражданнар инициативаларын гамәлгә ашыру өчен грантлар бирү механизмы җирле проблемаларны хәл иткәндә финанслашу юлы белән актив хәл ителә һәм ул авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерүгә, авыл җирендә яшәүче гражданнарның социаль активлыгын арттыруга булыша.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2014 елда Чирмешән муниципаль районының шәхси хуҗалыклары 2436 тонна сөт сатып 33 миллион табыш алдылар. 2013 ел белән чагыштырганда бу 784 тоннага күбрәк. Быел бу күрсәткечне 4000 тоннага җиткерү бурычы куелган, дип хәбәр итә район газетасы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәа азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, февральгә сөт җитештерүнең тәүлеклек гомуми күләме2915,1 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы датасына карата 135,8 тоннага яисә 5процентка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International