Татарстанда тәүлек эчендә 2943 тонна сөт савылган

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 февральгә оператив белешмәләреннән күренгәнчә, тәүлек эчендә 2943,1 тонна сөт савылган, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына караганда 135,4 тоннага, ягъни 5 процентка күбрәк.

Сөт җитештерү күләмнәре буенча Балтач (162,5 т), Кукмара (153,5 т), Арча (149,0 т) һәм Мамадыш (147,5 т) муниципаль районнары алда бара.

Бу ай башына савым 38,1 тоннага арткан.

Бер сыердан уртача тәүлеклек савым: Әтнә муниципаль районында – 19,1 кг, Мамадыш районында – 18,8 кг,Саба районында – 17,1 кг, Балтач районында – 16,6 кг һәм Кукмара районында 16,4 кг тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International