ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Игенчеләр сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында спортчыларны тукландыруны оештыру өчен җаваплы «Татинтер Сервис» компаниясе белән эш киңәшмәсе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанның 7 районында сабан чәчүенә керештеләр:Нурлат, АксубайЧистайАзнакай, БаулыЗәй һәм Апас районнарында.
Агымдагы елның 16-19 апрелендә Алексеевск ш.т.п.ында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы “Уңыш”  физкультура-спорт җәмгыяте белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы «Авыл яшьләре» IХ җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча Кама аръягы зонасының (II зона) авыл хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары үткәрелде, алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм яңа Татарстан Республикасы дәүләте төзелүнең 25 еллыгына багышланган иде.

17
апрель, 2015 ел
җомга
17 апрельдә “Икмәк-кондитер комбинаты” ААҖендә Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлегенең гомуми хисап җыелышы булдыанда 2014 ел эшенә йомгаклар ясалды. Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы ИлдусӘхмәтҗанов һәм башкалар катнаштыИкмәк пешерү тармагының узган елгы эше, бүгенге көндә үз алдына куйган бурычлары турында Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоров сөйләде.
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә ит терлекчелегенә бүлеп бирелгән федераль субсидияләрне куллану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
Иртәгә, 18 апрельдәшәһәрнең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Беренче Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасында катнашаул 2015 елның 13-17 апрелендә Сочи шәһәрендә Баш медиаүзәгендә уза.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә 2015 елның 6 апреленнән 15 апреленә кадәр республика районнарында АПК оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурслар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Нурлат муниципаль районында арпа чәчүгә керештеләр. Бүгенгә әлеге культураны чәчү 30 га мәйданда башкарылган.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә, 14 апрельдә, Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә крестьян (фермер) хуҗалыкларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бирү проблемалары буенча килештерү комиссиясенең беренче утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International