ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте Дмитрий Медведев ит терлекчелегенә ярдәм итү турында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәне имзалады. 2015елда федераль бюджеттан шушы юнәлеш өчен Татарстан Республикасына  40,2 млн. сум күләмендә субсидия бүленде.
2015 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә суюга җибәрелгән тере үлчәмдәге кош-корт җитештерү күләме 44,5 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына карата 5%ка артыграк (+2,1 мең тонна).
2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасында «Майский» ТК ҖЧҖ җитештерү базасында «Яшелчә культураларын үстерүнең инновацион технологияләре нигезендә, үзебезнең теплица конструкцияләрен һәм җайланмаларын кулланып, теплицаяшелчәчелеген үстерү» темасына Бөтенроссия киңәшмәсе узачак. Чарага әзерләнү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарёв рәислегендә узган утырышта фикер алыштылар.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан “Казан” Халыкара аэропортында 2015 елның 10 апрелендә “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш районы, Габишево авылы) өчен үстерү һәм үрчетү максатында һәм Германиядән авиация транспортында кайтарылган 28080 баш токымлы тәүлеклек чебешләр тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанда бу елның I кварталында авыл кибетләренә районнарның кулланучылар җәмгыятьләре базасында җитештерелгән 501,6 млн. сумлык продукция җибәрелгән. Бу узган елның шушы чорына карата 139 процент тәшкил итә, дип хәбәр итәләр Татарстан кулланучылар берлегендә.
«Казан» Агросәнәгать паркында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.Ветераннарны Бөек җиңүнең 70 еллыгы белән котлау ициативасы белән Агропаркның арендачылары чыкты. Бу күркәм ициативаны «Казан» Агросәнәгать паркыадминистрациясе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуплады, ветераннар өчен «Казаночка» кафесы бәйрәм өстәле әзерләде.
Агымдагы елның 10-12 апрелендә Биектау район үзәгендә Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан «Сәламәтлек» ХII нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды. Ул  1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган иде.

11
апрель, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыруга керештеләр, бүгенгә 55 мең га мәйданда ашлама кертелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
11 апрельдә Казанның сигез мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре узды.

10
апрель, 2015 ел
җомга
10 апрельдә, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре, эре инвесторлар өчен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре буенча укулар тәмамлангач, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белгечләре катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International