11 ноябрьдә Тәтеш муниципаль районының «Бакырчы» ҖЧҖ базасында АПК хезмәткәрләренең хезмәтен саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарында файдаланылмаган җирләрне муниципаль милеккә күчерү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне теркәү, аренда шартнамәләрен төзү, милеккә җир рәсмиләштергән крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси эшкуарлар өчен җирләрне ызанлау чыгымнарын каплауга субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.