10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарында файдаланылмаган җирләрне муниципаль милеккә күчерү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне теркәү, аренда шартнамәләрен төзү, милеккә җир рәсмиләштергән крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси эшкуарлар өчен җирләрне ызанлау чыгымнарын каплауга субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Мәгълүм булганча, җир рәсмиләштергән крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына һәм шәхси эшкуарларга җирләрне ызанлауга субсидияләр, рәсмиләштерү срогына бәйсез рәвештә, билгеләнгән тәртип нигезендә гектарга 560 сум исәбеннән (чыгымнар чикләрендә) каралган.
Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, Татарстан Республикасы Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары рәисләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәләрдә шулай ук нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә өстәмә җирләр бүлеп бирү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең (кече контурлы, авыл хуҗалыгында куллану өчен җайсыз һәм кыен, шулай ук аз уңдырышлы җирләрнең) рөхсәт ителгән файдалану төрләрен үзгәртү буенча да фикер алыштылар.
2015 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне теркәү 90 %ка башкарылган, шул исәптән гомуми өлешле милек – 89 %ка, ә дәүләт өлеше – на 92 %ка, Алексеевскрайоны буенча - 70% һәм 100%, Чистай районы буенча – 72% һәм 97%. Республикада 163,2 мең га (гомуми мәйданнан 41%) файдаланылмый торган җирләр муниципаль милеккә күчерелгән, Алексеевск районында –6,6 мең га (100%), Чистай районында – 4,2 мең га (55%).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җирләрне рәсмиләштерүгә зур игътибар бирелә, чөнки җирдән файдаланучыларга дәүләт ярдәме күләме җирләрне теркәү нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле.
Киңәшмәләр йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләргә бу юнәлештә эшләүне яхшыртырга тәкъдим ителде.