Республикада 2015 елга яшелчә-бәрәңгесаклагычларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру тәмамланды. Татарстан Республикасының 15 муниципаль районында 36 яшелчә-бәрәңгесаклагычка ремонт ясалды. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм кулланучылар кооперациясе предприятиеләре тарафыннан кертелгән инвестицияләр күләме 166 млн. сумнан артык тәшкил итте.
Шулай ук 2015 елга гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын сузу буенча республика программасын гамәлгә ашыру да тәмамланды. Гомуми финанслау күләме 250 млн. сум тәшкил итә. 29 гаилә фермасына һәм 22 терлекчелек комплексына 28,85 км озынлыктагы керү юллары нормативхаләткә китерелде.
Сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программасы да якын арада тәмамланачак, бу программалар буенча үтәлеш 99% тәшкил итә.